news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле меңнән артык җинаять ачыкланган

Татарстанда 2022 ел башыннан бирле ришвәтчелеккә бәйле меңнән артык җинаять ачыкланган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Усманов шул хакта хәбәр итте. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Ришвәтчел җинаятьләренең яртысы ришвәт бирү белән бәйле – биш йөздән артык очрак. Ришвәтнең уртача күләме 180 мең сум тәшкил иткән, дип ачыклык кертте Усманов.

Ришвәтчел җинаятьләрдә ешрак Казанда, Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Кама районында тотылалар, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100