Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча 104 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак
Видеоконференция режимында үткән чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектлары төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыруга актив әзерлек эшләре бара. Быел шулай ук алты илкүләм проект буенча 104 объект төзү һәм ремонтлау күздә тотыла. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Видеоконференция режимында үткән чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әйтик, 37 объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кертелгән, 49ы «Сәламәтлек саклау» проекты буенча төзеләчәк, реконструкция яки капиталь ремонт ясалачак. 2022 елда «Демография» проектында бер объект (Казанда яңа балалар бакчасы төзү) урын алган, ә «Мәгариф» проекты буенча ике спорт залын һәм 100 урынлы мәктәпне төзекләндерү ниятләнә. Тагын 11 объект «Мәдәният» илкүләм проектына кертелгән, «Экология» проекты буенча быел 2021 елда төзелә башлаган объектларны сафка бастыру дәвам итәчәк.
Илкүләм проектлардан тыш, Татарстанда тагын алты дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, шуларның иң зурысы — «Мәгарифне үстерү». 2022 елда республикада аның буенча 66 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.
«„Мәдәният һәм туризмны үстерү“ программасы кысаларында Чаллыда „Мастеровые“ рус драма театрын төзү эшләре дәвам итә. Авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү кысаларында 16 объектта төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак», — диде министрлык вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз