news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Татарстанда биш бала туберкулез йоктырган

Татарстанда узган елда ике яшькә кадәрге биш бала туберкулез йоктырган. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сөйләде.

«Якыннары арасында туберкулез белән авыручы булса, яшь балалар да йоктыра. Узган ел республикада ике яшькә кадәрге биш бала авырган. Алар бу чирне бала тапканнан соң флюорография узмаган әниләреннән йоктырган», - дип сөйләде табиб.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш фтизиатры хатын-кызларга бала тапканнан соң ук флюорография узарга кирәклеген искәртте. Ә барлык туганнарны һәм дусларны бала туганчы ук тикшерергә кирәк. Табиб сүзләренчә, бала өчен туберкулез бик куркыныч авыру.

Бүген бөтен дөньяда туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100