news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елда Татарстан бюджеты дефициты 16 миллиард сум тәшкил итте

2022 елга Татарстан бюджеты керемнәре 45,5 миллиард сумга, чыгымнар 52,6 миллиард сумга арткан. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 нчы утырышында депутатлар 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турындагы республика законына үзгәрешләр кертә торган закон проектын кабул итте.

«Бу финанс елы гади булмады. Вазгыятькә даими мониторинг уздыру һәм макроикътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен тиешле оператив чаралар күрү кирәк булды», – диде парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Депутат аңлатып узганча, бюджетта өстәмә акчалар салым һәм салым булмаган керемнәр (25,5 миллиард сум күләмендә), федераль бюджеттан килгән һәм кайтарырга кирәк булмаган керемнәр (20 миллиард сумнан артык) хисабына барлыкка килгән.

Парламентарийлар 2022 елга республика бюджетын түбәндәге параметрлар белән раслады: керемнәр – 450,7 миллиард сум, чыгымнар – 466,8 миллиард сум, дефицит – 16 миллиард сумнан артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot