news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 9,8 процент булган

Былтыр Россиядә фәкыйрьлек чигеннән 1,7 миллион кеше чыкты, ә фәкыйрьлек дәрәҗәсе ике урынлы саннан түбәнрәк төште – 9,8 процент. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышы ачылышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Без адреслы рәвештә иң аз тәэмин ителгән гражданнарга ярдәм итәбез. Аларның еллык кереме якынча 30 процентка артты», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Ул белдергәнчә, фәкыйрьлекне һәм тигезсезлекне киметүгә басым ясау былтыргы проблемаларны уңышлы җиңеп чыгуның мөһим факторына әверелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100