Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда Россиядә яшәү минимумы артачак
Киләсе елда яшәү минимумы 11 950 сум булачак.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты Россиядә 2022 елга яшәү минимумын билгеләде
2022 ел башыннан Россиядә җан башына яшәү минимумы 11 950 сум тәшкил итәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
"2022 елның 1 гыйнварыннан РФ буенча җан башына — 11 950 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 13 026 сум, пенсионерлар өчен — 10 277 сум, балалар өчен — 11 592 сум», — диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз