news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Россиядә яшәү минимумы артачак

Киләсе елда яшәү минимумы 11 950 сум булачак.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты Россиядә 2022 елга яшәү минимумын билгеләде

2022 ел башыннан Россиядә җан башына яшәү минимумы 11 950 сум тәшкил итәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

"2022 елның 1 гыйнварыннан РФ буенча җан башына — 11 950 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 13 026 сум, пенсионерлар өчен — 10 277 сум, балалар өчен — 11 592 сум», — диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100