news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елда Россиядә кәгазь паспортлар рәсмиләштерү туктатылачак

Хөкүмәт Рәисе йөкләмәсе буенча беренче электрон паспортларны киләсе елның июлендә бирә башлыйлар.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Яңа электрон үрнәктәге документ бирү пунктларының саны өч меңгә кадәр арткач, 2022 елда Россиядә кәгазь паспортлар рәсмиләштерү туктатылачак. Вице-премьер Максим Акимов Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә шул хакта әйткән. Бу турыда «Российская газета» сайтында хәбәр ителә.

Хөкүмәт Рәисе йөкләмәсе буенча беренче электрон паспортларны киләсе елның июлендә бирә башлыйлар.

«Без бу эшне сынау режимында Мәскәүдә башлыйбыз», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Паспортларның кәгазь вариантын алыштырырга теләмәүчеләр алга таба да бернинди проблемасыз куллануын дәвам итә ала. Электрон паспорт югалган очракта, аны санаулы минутларда блокировкаларга була. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгына яки күпфункцияле үзәккә шалтырату да җитә, дип аңлатты вице-премьер.

Әгәр кемдер документны тапса, аннан файдалана алмый, чөнки мәгълүматлар базасына мөрәҗәгать иткән очракта, картаның блокировкаланган булуы турында мәгълүмат чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot