Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2022 елда Россиядә ипотека ставкалары арта
Бүген алар якынча 9,2 процент тәшкил итә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә ипотека буенча ставкалар артырга мөмкин.
«РФ Дом» торак өлкәсендә үсеш институты башлыгы Виталий Мутко «РБК»га биргән интервьюсында сөйләгәнчә, үсеш Үзәк банкның төп ставканы бер процент пунктка, 8,5 процентка кадәр арттыру сәбәпле булырга мөмкин.
«Төп ставканы арттырганнан соң, ипотека ставкалары күтәрелде. Бүген алар якынча 9,2 процент тәшкил итә. Киләсе елда ставкалар 10-10,2 процентка кадәр артырга мөмкин. Икенчел базарда, кагыйдә буларак, 0,25-0,5 процент пунктка югарырак», — дип аңлатты Мутко.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз