news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда «Мәдәният волонтерлары» программасына 4,2 меңнән артык татарстанлы кушылды

2022 елда Татарстанда «Мәдәният волонтерлары» программасында 4 292 кеше катнашты. Бу күрсәткеч белән республика Россия субъектлары арасында 25нче урынны алды.

Әлеге программага республиканың 22 районы кушылды, алар арасында аеруча Азнакай, Аксубай, Ютазы районнары һәм Казан шәһәре активлык күрсәтте. Татарстан башкаласында мәдәният өлкәсендәге волонтерлык хәрәкәтенә бигрәк тә Казан дәүләт мәдәният институты, КФУ, Н.Г.Җиһанов исемендәге консерватория, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы, халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы җәлеп ителде. Республика муниципаль районнарындагы волонтерлык үзәкләре дә үсеш ала.

Гомумән алганда, 2022 елда «Мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында 1 497 чара оештырылган иде. Алар – реабилитация үзәкләре, социаль приютлар, балалар йортлары һәм картлар йортларында үткәрелгән концерт, бәйрәм  һәм иҗади мастер-класслар. Моннан тыш, активистлар зур мәдәни чараларны оештыруда катнашты һәм мәҗбүри күченеп килүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында яшәүче гаиләләргә ярдәм итте.

2022 елда волонтерлык эшчәнлегендә төп казанышлар дип, «Я – ДоброТворец» социаль-иҗади хәрәкәте кысаларында оештырылган чараларны тормышка ашыру, «Декламируй» Бөтенроссия онлайн-акциясендә һәм «Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен кайгырту көне» онлайн-акциясендә катнашу, «Мирасны бергә саклыйбыз» Бөтенроссия проекты кысаларында («Иҗади кешеләр» федераль проектының «Мәдәният волонтерлары» программасы буенча Россия мәдәният фонды тарафыннан тәкъдим ителгән) чаралар үткәрү (пилот төбәкләрнең беренче 20легендә), «“БалагурЛаб” клоунада жанрындагы театраль лаборатория» проектын тормышка ашырырга ярдәм итү, илнең башка төбәкләрендәге волонтерлар белән берлектә, «Добро.Конференция» кысаларында «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе базасында ачылган мәҗбүри күченүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына бару, «Город А» Бөтенроссия мәдәният волонтерлары иҗади мануфактурасында катнашу, #МыВместе 2022 Халыкара форумында катнашуны әйтеп була.

Шулай ук Татарстанда «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең активистлары (35 кеше) «Больше, чем путешествие» программасы кысаларында Марий Элга туристик сәяхәт кылды.

Ә 2022 елның октябрендә узган «МКМ: Молодежь, культура, менеджмент» III Республика форумында мәдәният учреждениеләре вәкилләре, Татарстанның 15 районыннан волонтерлык хәрәкәте активистлары катнашты. Форум кысаларында алар ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Мәскәүнең «ЗИЛ Мәдәният үзәге» директоры Мария Рогачева белән очрашты.

«Мәдәният волонтерлары» программасы – «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Милләтнең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыруга шартлар булдыру» («Иҗади кешеләр») федераль проектының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Аның төп максаты – мәдәни мирасны саклау һәм таныту, мәдәният учреждениеләрендә һәм социаль өлкәдә иҗади проектларны гамәлгә ашыру, зур мәдәни чараларның волонтерлык программаларын оештыру, туристик маршрутлар һәм яңа мәдәни киңлекләр булдыру. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100