Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
Коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.
Юрист әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.
Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз