news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Юрист әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.

Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot