Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда Казанда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә җыеналар
Татарстан башкаласында сессия оештыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда 2022 елда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
«ЮНЕСКО белән дә хезмәттәшлек дәвам итәчәк. 2022 елда Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә планлаштыралар», — диде Минтимер Шәймиев. Мондый чараны үткәрү мактаулы хокукы — озак дәвам иткән эш нәтиҗәсе, дип өстәде ул.
Күптән түгел Татарстанда әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны уздыру буенча эшче төркем утырышы узды.
Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгына ЮНЕСКОның 46нчы сессиясен үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Республика җитәкчесенең тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин хуплады, диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз