news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда Казанда волейбол буенча дөнья чемпионаты матчы була

Турнир матчлары Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Новосибирск, Уфа, Ярославль һәм Кемерово шәһәрләрендә узачак.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Ярославль һәм Кемерово 2022 елда волейбол буенча ир-атлар дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк Россия шәһәрләре исемлеген тулыландырды. Бу хакта ТАССка Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Май азагында Россиянең ун шәһәреннән сигезе аталды, алар дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк. Ул вакытта аларның Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калининградта, Екатеринбургта, Казанда, Красноярскида, Новосибирскида һәм Уфада узачагы игълан ителгән иде.

Дөнья чемпионаты 2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр узачак, анда 24 команда катнашачак. 2022 елда Россиядә волейбол буенча дөнья чемпионатын уздыру турындагы карар 2018 елның ноябрендә FIVB конгрессында кабул ителде.

Россия җыелма командасы ярышларны оештыручы хокукларында квалификация турнирыннан азат ителде, шулай ук турыдан-туры юлламаны гамәлдәге дөнья чемпионы булган Польша командасы алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100