Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2022 елда Казан янында крематорий төзи башларга җыеналар
1,7 мең квадрат метр мәйданлы бер катлы бина 2024 елда төзелеп бетәргә мөмкин.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Казан янында крематорий төзи башлау планлаштырыла, хәзерге вакытта объектны проектлау тәмамланып килә.
Ул 2024 елда ук төзелеп бетәр дип көтелә, дип хәбәр итә ритуаль хезмәтләр оештыру буенча шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Абдуллин.
«Коммерсант»ка биргән интервьюсында ул Казан хакимияте төзелешкә инвестор җәлеп итәргә җыенмавын әйтте. 1,7 мең квадрат метр мәйданлы бер катлы бинаның бәясе 120 млн сумга бәяләнә. Акча Татарстан бюджетыннан биреләчәк.
Крематорийга ике көтү бүлмәсе һәм 45 кешегә исәпләнгән ике матәм залы, 70 утыру урыны, вафат булган кешеләрне кабул итү һәм кремацияләү бүлмәләре керәчәк.
ТР башкаласында крематорий төзелеше планнары турында 2013 елда билгеле булды, узган ел аны Питрәч районы территориясендә урнаштыру күздә тотыла, дип хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз