news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2022 елда Европа Сабантуе Софиядә узачак

Бъгенге көндә әзерлек эшләре башланган.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). «Ауропа татарлары альянсы» идарәсе утырышында 2022 елда Европа Сабантуен София шәһәрендә үткәрү турында карар кабул ителде. Милли бәйрәмгә әзерлек барышы турында «Волжские Булгары» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфия Димитрова хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәһәр мэриясенә чара өчен мәйданчыкны раслау турында гариза бирелгән инде. 

«Бәйрәм матур үтсен өчен, зур эш алып барыла. Бүген без партнерлар һәм подрядчылар белән очрашулар уздырабыз. Туризм һәм спорт департаментлары белән эш җайга салынган», — диде Димитрова.

news_right_1
news_right_2
news_bot