news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сөт җитештерүчеләр рейтингы төзелгән

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сөт җитештерүчеләр рейтингы төзелгән
Гөлүзә Ибраһимова

«ТатАгроЭкспо – 2023» күргәзмәсе кысаларында сөтчелек тармагына багышланган түгәрәк өстәл узды. Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов сөт җитештерүчеләр рейтингы белән таныштырды.

«Авыл хуҗалыгы оешмаларын караганда, рейтингка кергән 40 предприятие Татарстандагы сөтнең яртысын җитештерә. 2022 елда 700 мең тоннадан артык сөт җитештергәннәр, бу очракта фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар исәпләнми», – диде ул. 

Рейтинг Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә төзелгән. Сөт җитештерүчеләрне, сыер башына карап, дүрт төркемгә бүлгәннәр.

Беренче төркем – зур инвесторлар. 1нче урын –җаваплылыгы чикләнгән «Продовольственная программа» агросәнәгать комплексы җәмгыяте, 2нче урын – «Агросила» акционерлык җәмгыяте, 3нче урын – җаваплылыгы чикләнгән «Август-Агро» җәмгыяте.

Сыер башы 1000нән артык предприятиеләр арасында 1нче урында «Таң» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (Әтнә районы), 2нче урын – җаваплылыгы чикләнгән «ПМК» җәмгыяте (Саба районы), 3нче урын – җаваплылыгы чикләнгән «Тукаевский» җәмгыяте (Әтнә районы).

Сыер башы 500дән 1000гә кадәр предприятиеләр рейтингында 1нче урында «З.З. Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы (Саба районы), 2нче урын – җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» агрофирмасы җәмгыяте (Биектау районы), 3нче урын – Н.Е. Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте (Әлмәт районы).

Сыер башы 500дән әзрәк булган предприятиеләр рейтингы: 1нче урын – җаваплылыгы чикләнгән «Нигез» җәмгыяте (Актаныш районы), җаваплылыгы чикләнгән «Заиковский» җәмгыяте (Минзәлә районы), җаваплылыгы чикләнгән «Чишмә» җәмгыяте (Актаныш районы).

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт комплексларын төзү һәм яңарту буенча республикада зур эш алып барылуын искәртте. 

«Якынча 15 мең башка яңа сөт комплекслары төзелә», – диде министр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100