news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 елның беренче яртысында Россиядә кече бизнесны исәпкә алу оештырыла

1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләре үзләре турында анкета тутырып, статистика хезмәтенә җибәрергә тиеш.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында Россиядә кече бизнесны исәпкә алу оештырыла. Бу уңайдан 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләре Россиянең Дәүләт статистика федераль хезмәте сайтыннан яки дәүләт хезмәтләре порталыннан анкета үрнәген алып, аны тутырырга һәм статистика хезмәтенә илтеп бирергә яки электрон почтасына җибәрергә тиеш. 

«Россиядә кече бизнес вәкилләре биш ел саен исәпкә алына. Бу аларның ихтыяҗларын белү, кече бизнесны үстерү өчен чаралар күрү өчен эшләнә. Россиядә теркәлгән предприятиеләрнең 75 проценты кече бизнеска карый, алар 15 миллион кешене эш белән тәэмин итә», — дип белдерделәр Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органында.

news_right_1
news_right_2
news_bot