Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2021 елның беренче яртысында коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме үзгәрми
Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме 2021 елның 1 июленнән үзгәрәчәк.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елга Россия субъектларында коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең күләмен үзгәртү индекслары расланды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге индекслар РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 30 октябрендәге 2827-р номерлы күрсәтмәсе билгеләнгән.
Документ нигезендә, киләсе елның беренче яртыеллыгында Россия төбәкләрендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен арттыру көтелми. Ә икенче яртыеллыкта исә коммуналь түләүләр күләме үзгәрәчәк, әмма билгеләнгән дәрәҗәдән югарырак булмаячак.
Мәсәлән, Татарстанда 2021 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4,4 процент тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз