news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Саранск шәһәрендә була

Мордовия башлыгы Владимир Волков Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты.

2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Саранск шәһәрендә була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елгы Бөтенроссия авыл Сабан туе Саранск шәһәрендә була. Бу турыда 22 сентябрьдә Мордовия башлыгы Владимир Волков һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашуында билгеле булды. Бу хакта «Мордовия хәбәрләре» хәбәр итә.

Бөтенроссия авыл Сабан туен биредә уздыру турында карарны Мордовия һәм Татарстанның җитәкчеләре кабул иткән. Очрашуда бәйрәмне оештыру өчен Татарстан һәм Мордовия хакимияте органнары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән комитет төзү турында сөйләштеләр.

Биредә Мордовия Республикасы башлыгы хакимияте җитәкчесе Андрей Богатов, Мордовия Республикасының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Шамил Давыдов, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының Социаль сәясәт комитеты рәисе Рафаил Аширов катнашты.

Васил Шәйхрәзиев Мордовия башлыгына татар делегациясен җылы кабул итүләре һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән төбәктә татар телен һәм татар мәдәниятен саклап калу өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

"Татарлар да, мордвалар да, чувашлар да, башкортлар да – Россия Федерациясенең бердәм территориясендәге һәр халык үзен өйдәге кебек хис итәргә тели. Мордовия Республикасында биредә яшәүче милләтләрнең үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән мондый шартлар тудырылган», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе.

Шул ук көнне Мордовиядә Васил Шәйхразиев Саранскида Ислам мәдәнияте үзәгендә булды. Ул шулай ук «Авылым тавышлары» исемле унынчы республика татар җыры фестиваль-конкурсында катнашучыларны сәламләде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100