Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елга Татарстан балаларының 75 проценты сыйфатлы өстәмә белем алачак
Кукмарада узган секция утырышында республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). 2021 елга Татарстанда 5-18 яшьлек балаларның 70-75 проценты сыйфатлы өстәмә белем бирү программалары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. Ул Кукмара районында узган Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе модераторы булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
4 июльдә узган чарада катнашучылар республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.
Делегатлар игътибарына шулай ук Кукмара районы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы тәҗрибәсе тәкъдим ителде. «Галактика» балалар иҗат үзәге, Манзарас авылының С.Әхтәмов исемендәге мәктәбе, 5нче «Созвездие» балалар бакчасы һәм Кукмараның 4нче урта мәктәбе үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Район Мәдәният йортында Кукмара осталарының декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз