news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елга Россиядәге бөтен мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Бу Россиядәге мәгариф оешмаларының цифрлы трансформациясен башларга ярдәм итәчәк.

2021 елга Россиядәге бөтен мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка тоташтырылачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елга кадәр Россиядәге барлык мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка кушылырга тиеш. Бу аларның цифрлы трансформациясенә ярдәм итәчәк. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Хәзер Россиядәге барлык мәктәпләр дә диярлек Интернетка тоташкан. 2021 елда алар Челтәргә керү мөмкинлегенә генә түгел, ә югары тизлекле Интернетка ия булырга тиеш. Бу илдәге мәктәпләрнең тулысынча цифрлы трансформациясенә ярдәм итәчәк», — диде дәүләт башлыгы.

Алдынгы мәгариф онлайн-программалары педагоглар өчен дә, укучылар өчен дә ачык булачак. Укытуга индивидуаль якын килү дә кертеләчәк, бу илдәге һәрбер баланың сәләтен ачарга ярдәм итәчәк.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100