news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елдан гадиләштерелгән салым түләү системасына күчү өчен ике атна вакыт бар

Гариза 1 февральгә кадәр кабул ителсә дә, гадиләштерелгән салым түләү системасына күчү 1 гыйнвардан гамәлгә ашырылачак.

2021 елдан гадиләштерелгән салым түләү системасына күчү өчен ике атна вакыт бар
Рамил Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елдан гадиләштерелгән салым түләү системасына (УСН) күчәргә теләгән шәхси эшмәкәрләр 1 февральгә кадәр Федераль Салым хезмәтенә гариза җибәрә ала. Әлеге срок 2020 ел азагына кадәр исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) түләгән эшмәкәрләргә генә кагыла. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде.

«Былтыр ЕНВД кулланган барлык салым түләүчеләр башка уңайлы һәм отышлы режимны сайлап өлгергән дип өметләнәм. Гадиләштерелгән салым түләү системасына күчәргә теләгәннәр 2020 елның 31 декабренә кадәр гариза тапшырырга тиеш иде. Өлгерми калганнарны сөендерәм. Гаризаны салым хезмәтенә 2021 елның 1 февраленә кадәр юлларга мөмкин», — диде Эльмира Хәмидуллина.

Белгеч ЕНВД гамәлдән чыкканда башка режимга күчү өчен бер ай вакыт бирелүне, Салым кодексына каршы килмәвен әйтте. Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә Федераль структурадан салым түләүчеләрнең әлеге нормадан файдалана алуы турында хат килеп ирешкән. Гариза 1 февральгә кадәр кабул ителсә дә, УСН режимына күчү 1 гыйнвардан гамәлгә ашырылачак.

«1 февральгә кадәр гаризалар кабул итү бары тик 2020 елда ЕНВД кулланганнарга гына кагыла. Әгәр салым түләүчеләр былтыр гомуми салым түләү системасын кулланган булсалар, быел УСНга күчү мөмкин түгел инде. Андыйлар, агымдагы ел ахырына кадәр гариза юллап, 2022 елдан гына күчә ала», — дип аңлатты Салым хезмәте вәкиле.

Шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасын да сайлый алалар. Патент алу өчен гаризаны ел дәвамында тапшырырга мөмкин. Теләсә кайсы киләсе айдан патент системасына күчү өчен ай башланырга ун эш көне кала гариза юлларга кирәк. «Әгәр шәхси эшмәкәрләр УСН яки патентка күчмәсә, аларга НДФЛ һәм НДС буенча хисап тотарга туры киләчәк», — диде Эльмира Хәмидуллина.

«Патент алу өчен эшмәкәрнең хезмәткәрләре 15 кешедән, ә еллык кереме 60 миллион сумнан артмаска тиеш. Яңа елдан патент суммасын түләнгән мәҗбүри иминиятләштерү взнослары суммасына киметергә мөмкин. Элек мондый мөмкинлек юк иде. Патент суммасын киметү өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якын арада Федераль салым хезмәтендә аның формасы барлыкка киләчәк», — дип хәбәр итте идарәнең бүлек җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100