Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елда Татарстанда триллион сумнан артык салым җыелган
2021 елда бер триллион йөз миллиард сумнан артык акча җыелган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ, Алина Файзрахманова). Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада салым түләүләрен мобилизацияләү сизелерлек үскән.
2021 елда бер триллион йөз миллиард сумнан артык акча җыелган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 60 процентка күбрәк. Татарстан Прокуратурасы коллегиясе утырышында Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков шулай дип хәбәр итте.
«Җыелган салымнар күләме буенча Татарстан Россиядә алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урында булып, Мәскәү, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе артыннан ук бара», — дип белдерде спикер.
Әмма шул ук вакытта бурычлар да шактый булып кала — 16 миллиард сумга якын, дип билгеләп үтте Нәфыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз