news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда кече бизнес вәкилләренә 3,2 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелде

2021 елда Татарстанда 1769 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 3,2 млрд сумлык ярдәм алды. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар, субсидияләр һәм йөкләмәләр рәвешендә бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр 344,9 млн сумлык грантлар һәм субсидияләр рәвешендә ярдәм алды. «Агростартап» конкурсы нәтиҗәләре буенча 60 фермер һәм 41 кооператив ярдәм алды.
Моннан тыш, 2021 елда 17732 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 168,3 млн сумлык мәгълүмати-консультацион ярдәм алган.

Ведомствода искәртүләренчә, Татарстан эшкуарларына өч юнәлеш буенча ярдәм алырга мөмкин.Болар –үзмәшгульләргә ярдәм итү, эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм гамәлдәге эшмәкәрләрне үстерү.

Ярдәм чараларын алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына (Казан, Петербург ур., 28), яисә фондның иҗтимагый вәкилләренә (fpprt.ru сайтының «Минем бизнес» бүлегендә танышырга мөмкин) һәм +7 (843) 524-90-90 кайнар линия аша, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе +7 (800) 444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән ил территориясендә гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100