news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 4,2 мең гектарда урманнар торгызылды

2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Моннан тыш, республикада урман торгызу өчен 40,2 тонна урман орлыгы запасы тупланган. 

Ведомствода шулай ук узган ел урманнарны торгызу һәм янгыннардан саклау максатларында 112,4 млн сумга 549 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган, диделәр. 

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. «Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрануы дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100