news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 елда Россиядә төзелеш өлкәсендә рекордлы күрсәткечләргә ирешелде

Быел 90 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия 2021 елда төзелештә рекордлы күрсәткечләргә иреште. Бу хакта елның төп матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Россия яңа тарихында беренче тапкыр мондый нәтиҗәгә ирешелде. 90 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш комплексының барлык хезмәткәрләрен шушы нәтиҗә белән котлыйсым килә. Җитәкчеләрне дә, төзелештә эшләүчеләрне дә», — диде спикер.

Элегрәк «Татар-информ»  башкала Манежында Владимир Путинның зур конференциясе узуын хәбәр иткән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot