news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хаклары артачагы билгеле

Индексация күләме товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр үсү темпларына бәйле.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елда барлык эш бирүчеләр дә Хезмәт кодексы нигезендә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга бурычлы. Бу хакта РИА Новости яза.

Индексация күләме товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләр үсү темпларына бәйле. Хезмәт хакын арттыру турындагы таләп хезмәткәрләрнең кайберләре минималь хезмәт хакыннан азрак акча эшләүче эш бирүчеләргә дә кагыла, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына «Яковлев һәм партнерлар» юридик төркеменең HR хезмәте җитәкчесе Светлана Краснянская.

РФ Хезмәт Кодексының 133 маддәсе нигезендә, эш бирүче тулы көн шартларында эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түли алмый (РФ ТК 133 ст.). «Үз чиратында индексация тәртибе закон белән билгеләнмәгән, законнар эш бирүченең аны гамәлгә ашыру бурычын гына билгели», — дип аныклый эксперт.

Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын хезмәт законнарында һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә индексацияли. Башка эш бирүчеләр норматив актларда билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә индексация ясыйлар.

Коммерция фирмаларында индексация үтәлми һәм хәтта килешүләрдә теркәлмәгән, дип шәрехли Краснянская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100