news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 елда электр энергиясенә бәяләр 5 процентка артачак

Киләсе елның июленнән газга бәяләр  - 3 процентка, тимер юл бәясе 3,7 процентка артачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә электр энергиясенә бәяләр 5 процентка, газга 3 процентка артачак. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Моннан тыш, ведомствода хәбәр итүләренчә, пассажирлар өчен тимер юл хезмәте дә 3,7 процентка кыйммәтләнә. Документны Россия Министрлар Кабинеты утырышында хупладылар.

2021 елга һәм 2023 план чорына Икътисади үсеш министрлыгы фаразлары буенча сәнәгать оешмалары өчен тарифлар ел саен 3 процентка артачак.

«Электр челтәре комплексында үзара субсидияләү күләмен киметү максатларында халыкка электр энергиясен тапшыруга тарифлар индексациясе күләме Россия буенча уртача 5 процент дәрәҗәсендә сакланачак. Халык өчен электр энергиясе тарифлары да шундый ук темплар белән үсәчәк», диелгән ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot