Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2021 елда экологиягә зыян китерүчеләргә 52,4 млн сум штраф салынган
Күпчелек очракта хокук бозулар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә ачыкланган.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары табигатькә 4,5 меңгә якын зыян китерү очрагын ачыклаган һәм 52,4 млн сум штраф салган.
«Табигатькә зыян китерүчеләргә барлыгы 52,4 млн сум штраф салынды. Моннан тыш закон бозучыларга карата суд аша 32 млн сум күләмендә дәгъва белдерелде», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Күпчелек очракта хокук бозулар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз