news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2021 елда экологиягә зыян китерүчеләргә 52,4 млн сум штраф салынган

Күпчелек очракта хокук бозулар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә ачыкланган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары табигатькә 4,5 меңгә якын зыян китерү очрагын ачыклаган һәм 52,4 млн сум штраф салган.

«Табигатькә зыян китерүчеләргә барлыгы 52,4 млн сум штраф салынды. Моннан тыш закон бозучыларга карата суд аша 32 млн сум күләмендә дәгъва белдерелде», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Күпчелек очракта хокук бозулар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot