news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда 400дән артык шәкерт татар онлайн-мәдрәсәсен тәмамлады

Әлеге порталдан Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШтагы милләттәшләр дә файдаланды.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2021 ел Татарстан мөфтияте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшли башлады. Гыйнвар аеннан алып онлайн-мәдрәсә сайтына 50 000 шәкерт кереп укыган. Шуларның 400е укуын башыннан алып ахырына кадәр тәмамлаган һәм ислам нигезләрен үзләштергән.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, онлайн-мәдрәсәдә укучыларның 35 проценты — 44 яшькә кадәр. Укучыларның 64 проценты — хатын-кызлар.

Россия татарларыннан тыш, порталдан 300дән алып 1000 кешегә кадәр Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШтагы милләттәшләр дә файдаланды. Европа, Азия, Төньяк Американың башка илләреннән файдаланучылар саны — 100дән ким. Укучыларның 71 проценты сайтка смартфоннар аша керә.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта «Татарларда Ислам тарихы» (курсны 4300 кеше тыңлады), тәҗвид (3200 кеше укыды), тәфсир (2300 кеше) дәресләре кызыксындырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100