news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 ел ахырына кадәр Татарстанда 1 мең урам видеокүзәтү камерасы барлыкка киләчәк

Җайланмалар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда барлыкка килә, ә аларның бер өлеше кешеләрне танып белү функциясенә ия булачак.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Быел Татарстанда 1 мең яңа видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Җайланмалар кешеләр күпләп җыела торган урыннарда барлыкка килә, ә аларның бер өлеше кешеләрне танып белү функциясенә ия булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  

«Видеомониторинг системалары ярдәмендә алынган мәгълүматлар базасын тулыландыру буенча барлык процедуралар махсус хезмәтләр тарафыннан тәэмин ителә һәм җайга салына», — диелә хәбәрдә.

Элегрәк ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов узган елның декабрендә электр самокатлары белән идарә итүче затларны идентификацияләү бурычы куелган иде, дип сөйләде. Бу мәсьәләне хәл итү белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100