Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елның 31 декабреннән соң түләгән иминиятләштерү взнослары салым суммасын киметә
Салымның суммасын киметергә теләгән эшмәкәргә декларация тапшырганчы, ягъни 20 гыйнварга кадәр, мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләргә кирәк.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның дүртенче кварталы өчен исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде.
«2020 елның 31 декабренә кадәр ЕНВД түләгән эшмәкәрләр быелдан әлеге режимнан файдалана алмыйлар. Шулай да, аларга 2020 елның дүртенче кварталында ЕНВД буенча декларация тапшырырга һәм салым түләргә кирәк. Декларация тапшыру срогы — 20 гыйнвар, түләү срогы — 25 гыйнвар. Салымны түләп бетергәнче эшмәкәр учеттан төшми», — диде Эльмира Хәмидуллина.
Салым хезмәте вәкиле сүзләренчә, 2020 елның 23 ноябрендә Салым кодексына кертелгән төзәтмә нигезендә, дүртенче квартал өчен ЕНВД суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу үзгәреш бары тик 2020 елның соңгы кварталына гына кагыла.
Салымны киметү өчен Салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салымның суммасын киметергә теләгән эшмәкәргә декларация тапшырганчы, ягъни 20 гыйнварга кадәр, мәҗбүри иминиятләштерү взносларын түләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз