Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә автомобильләр бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк
Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән. Аның нигезендә транспорт чаралары дәүләт реестрын алып бару кагыйдәләре расланган.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә автомобильләрне бердәм дәүләт реестрына кертәчәкләр. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Әлеге карар нигезендә транспорт чаралары дәүләт реестрын алып бару кагыйдәләре расланган.
Аны транспорт чараларын дәүләти исәпкә алуны, дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлекне һәм дәүләт функцияләренең электрон рәвештә үтәлешен тәэмин итү өчен булдырганнар.
Дәүләт автоинспекциясендә әлеге карар үз көченә кергән көнгә кадәр теркәлгән транспорт чараларының регистрация мәгълүматлары, карар үз көченә кергән көнгә карап, транспорт чараларын дәүләти теркәү мәгълүматлары составында урын алачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларының дәүләт реестрын алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз