news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 1 гыйнварыннан дару препаратларын маркировкалау мәҗбүри булачак

Кагыйдә бозган өчен вазыйфаи затларга биш меңнән башлап ун мең сумга кадәр, юридик затларга – илле меңнән башлап йөз мең сумга кадәр штраф каралган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 2020 елның 1 гыйнварыннан барлык дару препаратларын маркировкалау мәҗбүри булачак, ә дару препаратларын маркировкасыз әйләнештә йөртү тыелачак. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге кагыйдә «Дару чаралары әйләнеше турында» 2017 елның 28 декабреннән №425-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга нигезләнеп кабул ителгән.

Дару препаратларын җитештерүчедән ахыргы кулланучыга кадәр маркировкалау һәм аларның хәрәкәтен мониторинглау функциясе «Маркировка» ИС составында ДПХМ (дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау) компоненты белән тормышка ашырыла.

Бу системага җитештерүчеләр, дару препаратларын күпләп сатуны оештыру оешмалары, дару препаратларын әйләнештә катнашучы даруханә һәм медицина оешмалары кушылырга тиеш. 

Административ хокук бозулар кодексының 6.34 статьясы нигезендә, «медицина куллануы өчен дару препаратлары хәрәкәтен мониторинглау системасына мәгълүматларны вакытында кертмәү яки аңа дөрес булмаган мәгълүматларны кертү вазыйфаи затларга биш меңнән башлап ун мең сумга кадәр, юридик затларга – илле меңнән башлап йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны китерә». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100