news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елга Татарстанда ясалма дарулар калмаячак

Дару препаратларын маркировкалау программасы ике елга исәпләнгән.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Валерия Белова). 2020 елга Татарстанда ясалма һәм куллану вакыты чыккан дарулар калмаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин сөйләде.

Дару препаратларын маркировкалау уңаеннан Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелек федераль хезмәте куллану вакытын гына түгел, даруның бәясен дә контрольдә тота алачак.

Һәр дару кабына куелган уникаль чип-кодта препарат турында бөтен мәгълүмат - кайда һәм кайчан җитештерелгән, куллану вакыты сакланачак.

Шул ук вакытта препаратларны маркировкалау даруларның бәясе күтәрелүгә китерәчәк. Белгечләр сүзләренчә, шулай да ул артык сизелерлек булмаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100