news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елга Татарстанда сәнәгать мәйданчыкларын 100гә җиткерү фаразлана

Бүгенге көндә аларның саны 63.

 

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге 63 сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә. 2020 елга аларның санын 100 гә җиткерү күздә тотыла. Бу хакта бүген Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Министр сәнәгать паркларының кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл районнарында мәшгульлекне саклап калуда әһәмиятен билгеләп узды. Ул докладында, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча яңа сәнәгать мәйданчыклары төзелешен финанслауны кайтару мәсьәләсе буенча эш баруын әйтте.


news_right_1
news_right_2
news_bot