news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты парламентка кертелде

Парламент тыңлауларын 10 октябрьдә үткәрергә җыеналар.

2020 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты парламентка кертелде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан парламентына 2020 елга һәм 2021-2022 елларга республика бюджеты турында закон проекты кертелде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якын арада документ комитетларга тапшырылачак, республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башланачак», диелгән хәбәрдә.

10 октябрьдә парламент тыңлаулары башлана, ә киләсе атна башында Татарстан Арча, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында зона киңәшмәләре уза.

Октябрь аенда Татарстан бюджетын парламент комитетлары утырышларында караячаклар, ә аннары документ өч укылыш процедурасын уза.

Бюджет турында закон проекты рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән. Ул Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot