Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елга Россиянең җиде шәһәрендә 5G челтәре барлыкка киләчәк
Әмма әлегә дөнья дәрәҗәсендә 5G мәгълүматларын тапшырырдай ешлыклар билгеләнмәгән.
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 2025 елга 5G технологиясен Россиянең эре 15 шәһәрендә, ә 2020 елга җиде эре агломерациядә эшләтеп җибәрү күздә тотыла, дип раслады Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров журналистларның сорауларына җавап биргәндә. Һәм бу цифрлы икътисадны үстерү программасы кысаларындагы бурычларның берсе, диелде. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Әмма әлегә дөнья дәрәҗәсендә 5G мәгълүматларын тапшырырдай ешлыклар билгеләнмәгән икән. Хәзер Халыкара электр элемтәсе берлеге мәйданының стандартлаштыру комитетында ешлыкларны куллануда төрле вариантлар буенча фикер алышу бара. 5G өчен, мөгаен, берничә диапазон кулланып булыр, дип фаразлый Никифоров. Халыкара электр элемтәсе берлеге мәйданының стандартлаштыру комитеты эшендә Россия вәкилләре дә катнаша, дип билгеләп үткән министр.
5G-технологиясе ихтыяҗ булган җирдә “элемтәне” көчәйтә. Аны пилотсыз автомобильләр белән идарә иткәндә сәгатенә 100 километр тизлек белән барганда файдаланырга була, дип мисал китергән Никифоров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз