news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елга Россиядә төзелеп бетмәгән торак сатудан тулысынча баш тартырга җыеналар

30 май көнне Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт түрәләре һәм төзүчеләр белән очрашты.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). 2020 елга Россиядә төзелеп бетмәгән йортларда фатир сатудан тулысынча баш тартырга җыеналар. Моның буенча Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады, дип яза үз чыганакларына сылтама белән “Ведомости”.

Газета мәгълүматлары буенча, 30 май көнне, кич Путин Россия Хөкүмәте түрәләре һәм төзүчеләр белән очрашу уздырган. Аның йомгаклары буенча, ил башлыгы өлешле төзелешнең юкка чыгарырга кирәклеге, бу тармакны катгыйландыру һәм җайга салу буенча чыгыш ясаган.

Гыйнвар аенда Россиянең Төзелеш министрлыгы, торакка ипотека кредиты бирүче Агентлык һәм Үзәк Банк өлешле төзүдән проектлы финанслауга күчүне өч ел эчендә башкаруны күздә тоткан “юл картасын” кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot