news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2020 елга кадәр РФдә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе каралды

Семинар-киңәшмәдә физик культура һәм спорт өлкәсендә РФ субъектлары башкарма хакимиятләре җитәкчеләре чыгыш ясады

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан башкаласы Казанда ачылган «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия форумы программасы буенча физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Әлеге чарада РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко 2020 елга кадәр Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының төп юнәлешләре буенча чыгыш ясады.

 Семинар-киңәшмә барышында шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендә РФ субъектлары башкарма хакимиятләре җитәкчеләреннән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлары Марат Бариев (Татарстан), Владимир Чумаков (Марий Эл), Сергей Шелпак (Омск өлкәсе) һ.б. төп мәсьәлә буенча фикерләрен җиткерде.

Көн тәртибенә РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида кышкы XXII Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда булачак XXVII җәйге Универсиадага әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет әгъзаларыннан РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Светлана Журова һәм Мордовия Республикасы Президенты Николай Меркушин чыгышлары, Россия укучылары арасында быел үткәрелгән IV кышкы һәм җәйге спартакиадаларда җиңүчеләрне бүләкләүләр кертелгән иде.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100