news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елга кадәр пенсия яше артмаячак, дип белдерде Борис Грызлов

Парламент күпчелеге илдә пенсия яшен арттыру белән бәйле инициативаларны хупламый диде Дәүләт Думасы Рәисе

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Парламент күпчелеге илдә пенсия яшен арттыру белән бәйле инициативаларны хупламый дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов.
“2020 елга кадәр бу теманы кузгатырга кирәкми”, - дип белдерде бүген Б.Грызлов. Искә төшереп үтәбез, элек Финанслар министрлыгында пенсия яшен арттыруга бәйле тәкъдимнәр булган иде.
“Безнең Финанслар министрлыгы белән вәзгыятькә бәя бирү һәм нәрсә эшләргә кирәклеге буенча фикерләр төрле”, - диде Дәүләт Думасы спикеры.
Аның сүзләренчә, “пенсионерлар йөри торган кыйммәтле сарайлар төзергә кирәкми, алар бирегә килгәч Пенсия фонды эшлекләре пенсионерларга караганда яхшырак яшәүләрен аңлый”. Дәүләт Думасы рәисе фикеренчә, бу әрәм-шәрәм итү, зур акчалар югалту дигән сүз. Пенсия фонды зур финанс ресурсларга ия, аның бурычы аларны рациональ һәм нәтиҗәле сарыф итү, дип ассызыклады спикер. Пенсия фондына нәкъ шул юнәлештә эшләргә кирәк, дип саный ул. Кызганычка каршы, әлегә Россия кешесенең гомер озынлыгы күп кенә үсеш алган илләрнең күрсәткечләреннән артта, дип билгеләп үтте Б.Грызлов.

news_right_1
news_right_2
news_bot