news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елга кадәр хәләл продукциясенә һәм хезмәтләренә бердәм стандартлар кабул итү ниятләнә

Барлыгы 15 стандарт кертеләчәк, шуның беренчесен быел 1 ноябрьгә әзерләү бурычы тора.

2020 елга кадәр хәләл продукциясенә һәм хезмәтләренә бердәм стандартлар кабул итү ниятләнә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 елга кадәр хәләл продукциясе һәм хезмәтләренә бердәм Россия стандартлары кабул итү күздә тотыла. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Kazan Expo” үзәгендә “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре белән хезмәттәшлек кысаларында хәләл илкүләм стандартлары” темасына фикер алышуда әйтте.

Титов сүзләренчә, барлыгы 15 стандарт булачак. Моның өчен Татарстанда шартлар тудырылганын, Россельхознадзорның Татарстан ветеринария лабораториясе дә эшләячәген әйтте. “Хәләл продукциясе һәм хезмәтләренә бердәм Россия стандартлары кабул итү кирәк. Алар күп конфессияле дәүләтнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм халыкара стандартларга каршы килмәскә тиеш”, - диде.

Николай Титов хәләл продукция һәм хезмәтләр җитештерү, сатуда рәсми статистика алып бару кирәклеген дә әйтте. “Хәләл җитештерүдә махсуслашкан кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дәүләт ярдәме, дәүләт уку йортларында хәләл индустрия белгечләрен укыту программалары кирәк. Россия һәм Татарстан – хәләл дөнья базарында яңа җитештерүчеләр. Безнең бурыч – Россия хәләл продукциясенә югары ышаныч яулау”, - диде ул. 

Николай Титов Татарстанда 10 ел элек хәләл продукция җитештерүдә тәртип урнаштыруда теләп, ирекле сертификация системасы кертелгәнен искәртте. “Алга таба Россия ислам университеты һәм Диния нәзарәте көче белән, 2017 елның декабрендә “Хәләл продукция һәм хезмәтләр” проект-техник комитеты расланды. Аның составына 53 оешма керде. Комитет дәүләт стандартлары эшләү буенча үзенә җаваплылык алды”, - диде.

“Хәләл” проект-техник комитеты рәисе урынбасары Марат Низамов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, якын арада сигез стандартны эшләү күздә тотыла. 1 ноябрьгә беренче стандартны кабул итү бурычы куелганын әйтте.

“Иң беренче итеп, “Хәләл азык-төлек продукциясе: терминнар һәм билгеләмәләре” стандарты эшләнәчәк. Башта нәрсәнең ничек аталганын аңларга кирәк, аннары җитештерү процесслары, сертификация процедурасы һәм башкалар эшләнәчәк”, - диде Марат Низамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100