news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елга депрессияләрдән үлүчеләр саны артачак
Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Россиядә яшәүче хатын-кызларның сәламәтлеге” темасына телеконференция узды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Кичә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә “Россиядә яшәүче хатын-кызларның сәламәтлеге” темасына телеконференция узды. Анда Казан белән элемтәгә Санкт-Петербург, Мәскәү, Төмән, Түбән Новгород, Самара, Сарытау, Челәбе, Томск, Екатеринбург шәһәрләре табиблары керде.
Чарада гинекология, эндокринология һәм кардиология өлкәсендәге белгечләр катнашты. Телеконференцияне Казан дәүләт медицина академиясенең 2-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Лилия Төхвәтуллина ачып җибәрде. Россиянең дипломнан соң белем бирү буенча медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире профессор Наталья Подзолкова гормональ, индивидуаль терапия мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. В.Сербский исемендәге Дәүләт социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Алексей Перехов хатын-кызларда очрый торган депрессияләр мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренә караганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елга үлем сәбәпләре арасында депрессияләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан соң икенче урынга чыгарга мөмкин дип кисәтә. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2