news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елдан башлап Татарстанда балалы гаиләләр өстәмә түләүләр алачак

Балалы гаиләләр өчен республика чыгымнары гомуми бюджетның 21 процентын, ягъни 77 миллиардны тәшкил итә.

2020 елдан башлап Татарстанда балалы гаиләләр өстәмә түләүләр алачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертеләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертелә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, 3 яшькә кадәрле балага 10 мең күләмендә электрон сертификат алачак. Бу акчалар дарулар сатып алу өчен бирелә”, - диде министр.

Министр әйтүенчә, һәр гаиләдә дә даруларга тотылган чыгымнар тулы бюджетның шактый өлешен тәшкил итә. Кечкенә балалары булган гаиләләрдә мондый чыгымнар аеруча сизелә. Шуңа күрә 3 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче, аз керемле яшь гаиләләр өчен бу зур ярдәм булачак.

“Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдәге һәр әгъзаның керемен яшәү минимумы белән тигезләү өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан пособие кертеләчәк. Яңа елдан соң аз керемле 627 гаилә һәр кеше өчен ай саен 4 мең сумнан артык акча. Без мондый демографик чаралар балалы гаиләләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, - диде Зарипова.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, балалы гаиләләр өчен Татарстан бюджеты чыгымнары 21 процентны, ягъни 77 миллиард сумны тәшкил итә . Бу сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды системасының гомуми чыгымнары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100