news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак

2015-2019 елларда ана капиталы 453 мең сумны тәшкил итте.

2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак
Султан Исхаков

(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Вероника Ваганова). Татарстанда ана капиталы сертификатларын бирү программасы гамәлдә булганда аны алу өчен 280 мең гариза бирелгән. Ана капиталы акчасы белән 80 процент кеше тулысынча кулланган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова әйтте.

“2020 елдан ана капиталын индексацияләү яңадан башланачак. Ул 470 мең сум булыр дип фаразлана”, - диде спикер.

Ана капиталының суммасы 2015 елдан бирле үзгәрешсез булды һәм 453 меңне тәшкил итте.

Моннан тыш, Гөлсинә Сабирова әйтүенчә, ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 ел ахырына кадәр озайтылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100