news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда ял көннәрен күчерү кагыйдәләрен аңлаттылар

Бу киләсе елда кайбер бәйрәм көннәренең ял көннәре белән туры килүенә бәйле.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елда ял көннәрен күчерү кагыйдәләрен аңлатты. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу киләсе елда кайбер бәйрәм көннәренең ял көннәре белән туры килүенә бәйле.

«Эш көне булмаган бәйрәм көннәре белән туры килә торган 4 һәм 5 гыйнвардагы яллар (шимбә һәм якшәмбе) 4 һәм 5 майга (дүшәмбе һәм сишәмбе) күчерелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ял көннәрен күчерү турындагы карар Россия Хөкүмәте каршындагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышында мәҗбүри тәртиптә каралырга тиеш.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot