news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда «Татмедиа» газета-журналларының тиражын 20 проценттан күбрәк арттырган

Газета-журналларның ваклап сату күләме арту «Татмедиа» продукциясенең барлык сәүдә нокталарында һәр кешегә күренерлек итеп куелуына да бәйле.

2020 елда «Татмедиа» газета-журналларының тиражын 20 проценттан күбрәк арттырган
Владимир Васильев

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). 2020 елда «Татмедиа» медиахолдингы чыгара торган газета-журналларның гомуми тиражы 20 проценттан күбрәк данәгә арткан. Басма матбугатка язылучылар саны да, ваклап сату күрсәткече дә үскән. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Башлангыч нәтиҗәләр күрсәткәнчә, быел без газета-журналларның гомуми тиражын егермедән күбрәк процентка арттыруга ирештек. Бу бик зур уңыш. Район газеталарының тиражы тотрыклыланды, ә республика басмаларының тиражы 22,4 процентка үсте. Журналлар исә тиражларын гомумән ике тапкырга арттырды! Иң мөһиме — „Татмедиа“ басмалары киоскларда күбрәк сатыла башлады. Бу бик тә әһәмиятле күрсәткеч», — диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, басма матбугатның тиражын арттыру контентның сыйфатын яхшырту хисабына ирешелгән. «Бүген журналның һәр саны мәгълүмати вакыйгага әверелә. Ул социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар, телевидениедә сюжетлар чыга. Журналларда кызыклы темалар, уникаль фактура барлыкка килде. Моны аңлау өчен „Татарстан“ журналының юбилей санына яки „Казань“ журналының соңгы номерына күз салу да җитә», — диде генераль директор.

Шамил Садыйков ачыклык керткәнчә, газета-журналларның ваклап сату күләме арту «Татмедиа» продукциясенең барлык сәүдә нокталарында һәр кешегә күренерлек итеп куелуына да бәйле. «Хәзер безнең журналлар ерактан ук күренеп тора, без аудитория белән элемтә булдырдык», — диде ул.

Татарстанның иң зур медиахолдингы булган «Татмедиа» АҖ 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания составында 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал һәм 81 сайт бар.

Традицион коммуникация каналлары белән беррәттән, «Татмедиа» АҖ бүген социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм видеохостинглардагы (Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, WhatsАpp) барлык популяр мәйданчыкларда да тәкъдим ителгән. Компания төркемнәренең гомуми санын 350дән артык сәхифә, мессенджерлардагы 50 канал, YouTube хостингында 100 канал тәшкил итә. Шамил Садыйков белән әңгәмәнең тулы текстын «События» порталында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100