news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстандагы сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен 250 млн бирелгән

Акчалар «Мәдәният» илкүләм проекты буенча бирелгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен башка төбәкләргә караганда федераль бюджеттан иң күп акча алган. Бу хакта Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

«Быел Татарстан федераль бюджет буенча — лидер. Безгә сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен якынча 250 млн сум акча бирелде», — диде Әюпова.

2020 елда авыл клубларын төзекләндерү эшләре дә дәвам иттереләчәк.

«Кризислы ел, әмма бу катлаулы чорда бер генә проект та туктатылмады. Музыка уен кораллары кайтарылды, сәнгать мәктәпләрен төзекләндерәбез». — диде министр.

«Иҗади кешеләр» федераль проекты ярдәмендә 700дән күбрәк кеше квалификация арттыру курслары узган.

«Мәдәният» илкүләм проекты Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 елга кадәр эшләнгән һәм «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектларын үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100